Заман сулышы

25 яше тулмаганнарга кредит бирмәячәкләр

25 яшьтән яшьрәк русиялеләргә кредитларны укуга һәм торак сатып алуга гына бирергә кирәк. Русия Премьер-министры Дмитрий Медведевка Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыены депутаты Владимир Петров әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Депутат фикеренчә, яшь русиялеләр кредитларны иң кирәкле булмаган максатларга — чит илдә ял итү, модалы гаджетлар, кыйммәт автомобильләр сатып алу өчен файдалана. Бу кулланучылар кредитының беренче максатларына туры килми.
35 яшькә кадәр русиялеләрнең яртысының банкларда кредитлары бар, дип билгеләп үтте Петров. «Бу өлкәдә килеп туган вәзгыять никах, бала табу һәм безнең киләчәккә инвестицияләр институтын үстерүгә ярдәм итү өлешендә дәүләт мәнфәгатьләренә тискәре йогынты ясый», — диелә депутатның Медведевка мөрәҗәгате текстында.

Тәкъдим ителгән чаралар яшьләрнең финан сәламәтлеге өчен уңай йогынты ясарга тиеш, дип уйлый депутат.

http://arskmedia.ru/2019/08/08/25-yashe-tulmagannarga.

http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/25-yashe-tulmagannarga-kredit-birmyachklr

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: