Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

74 яшьлек әби ирен самовар белән бакыйга “озаткан”

Яр Чаллыда ызгыш вакытында 74 яшьлек пенсионер әби үзенең 82 яшьлек картын самовар белән башына сугып үтергән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, фаҗига кичә кич Яңа шәһәр микрайонында килеп чыккан. Ызгыш вакытында әби иренең башына самовар белән суккан, җәрәхәтләнү-имгәнү нәтиҗәсендә, ир-ат шунда ук җан биргән. Моңа...

Яр Чаллыда ызгыш вакытында 74 яшьлек пенсионер әби үзенең 82 яшьлек картын самовар белән башына сугып үтергән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, фаҗига кичә кич Яңа шәһәр микрайонында килеп чыккан. Ызгыш вакытында әби иренең башына самовар белән суккан, җәрәхәтләнү-имгәнү нәтиҗәсендә, ир-ат шунда ук җан биргән.

Моңа кадәр хөкем ителгән абыйлы-энеле ир-атларның табында 16 февраль көнне килеп чыккан ызгыш-талашы да начар тәмамланган. Яр Чаллының шул ук микрайонында сәгать 2.00дә 26 яшьлек Чаллы егетен фатирыннан хастанәгә алып киткәннәр.

Аның күкрәк читлегенә пычак белән яра салынган булган. Җинаять кылуда шик белән зыян күрүченең 31 яшьлек туганы тоткарлана. Әлеге ир-ат көтелмәгәндә килеп чыккан ызгыш вакытында үзенең туганын пычак белән яралавын таныган.

Ызгыш алдыннан алар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкән булган.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самовар