Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Акча эшлисегез киләме?

Республика территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән кешеләрне матди яктан кызыксындыру мөмкинлеге булдырылган иде. Агымдагы елда аның күләме 1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Акчага ия булу өчен, чүп-чар ташлап китүче кешеләрне яки транспортны очратсагыз, карьерлардан законсыз файдаланучыларны белсәгез, гомуми кулланылышта булган су объектларына керүне тыю фактларына...

Республика территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән кешеләрне матди яктан кызыксындыру мөмкинлеге булдырылган иде.


Агымдагы елда аның күләме 1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Акчага ия булу өчен, чүп-чар ташлап китүче кешеләрне яки транспортны очратсагыз, карьерлардан законсыз файдаланучыларны белсәгез, гомуми кулланылышта булган су объектларына керүне тыю фактларына тап булсагыз, боларның барсын да фотога яки видеога төшереп, әлеге мәгълүматны ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына eco.signal@tatar.ru яки eco.tatarstan.ru/rus/priem.ru электрон адреслары буенча җибәрергә генә кирәк. Зыян салучылар хакында мәгълүматны министрлыкка шәхсән кертергә дә була.
Әлеге чара турында тулырак ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтына кереп, "Дәүләт экология күзәтчелеге" бүлегендә белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев