Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Акчаны алып тәрәзәдән юкка чыккан

Мәскәүдә валюта алмаштыру пунктында эшләүче ханым клиентның 41 миллион сум акчасын урлап качкан.


Башкалада эре генә бер компания директоры әлеге пунктка шул суммада акча тотып килгән һәм аны чит ил валютасына алмаштырып алу теләген белдергән.


Хезмәткәр ханым акчаны исәпләп алган һәм клиентка бинадан чыгып торырга кушкан. "Әлегә бу кадәр валюта юк, хәзер китереп җиткерәчәкләр", - дигәнгә ышанып, ир кеше бинадан чыгып киткән.


Нәтиҗә озак көттергәч, ул янә әйләнеп керергә уйлаган, әмма ишек бикле булып чыккан. Баксаң, биредәге хезмәткәр, аның акчасын эләктереп, тәрәзәдән чыгып сыпырган.
Бу очрак буенча да җинаять эше кузгатылган, ләкин әлегә карак табылмаган дип хәбәр итә ТАСС.


Фото: pixabay.com/ru

Чыганак: http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/akchany-alyp-trzdn-yukka-chykkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X