Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Алиментны тулысынча түләмәүчеләр җинаять җаваплылыгына тартылачак

Акча түләмәүчеләргә төзәтү яки мәҗбүри эшләр билгеләнергә, шулай ук алар бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

«Труд» газетасы язуынча, Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына бер-берсен тулыландыра торган ике закон проекты тапшырган. Алар кабул ителсә алимент түләмәү очрагы җинаять җаваплылыгына әвереләчәк һәм алиментчыларны, хәтта алар тиешле акчаны өлешчә күчергән очракта да, җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкинлек бирәчәк.

Закон проекты текстлары Дәүләт Думасы сайтында чыккан.

Беренче документ Җинаять кодексының 157нче маддәсенә төзәтмә рәвешендә әзерләнгән. Аның нигезендә маддәнең тиешле тәкъдим белән тулыландырылуы зарур, шуның буенча «суд карары яки нотариаль килешү нигезендә билгеләнгән күләмдә» балалар һәм хезмәткә сәләтсез ата-аналарны караган өчен акча түләмәүчеләргә төзәтү яки мәҗбүри эшләр билгеләнергә, шулай ук алар бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Алимент түләмәүче җыелган бурычын тулысынча түләгән очрактан җәзадан котылып калачак.

Икенче закон проекты Административ кодекска тиешле өстәмә кертә. Аның нигезендә алимент түләмәүчене 150 сәгатькә кадәр төзәтү эшенә хөкем итәргә, 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр кулга алырга яки 20 мең сум күләмендә штраф салырга мөмкиннәр.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев