Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Алименттан качып йөрүче ике лениногорскилыны ирекләреннән чикләү карары чыгарылды

Лениногорск суды төзәтү эшләре рәвешендә җәзага тартылган ике лениногорскилының хөкем карарын - ирекләрен чикләү белән алыштырда.

Агымдагы елның беренче кварталында, җитди сәбәпләрсез балигъ булмаган балаларына алимент түләмәгән С. һәм Г. хезмәт хакларының биш проценты дәүләт файдасына тотылып калу шарты белән, алтышар айга төзәтү эшләренә тартылган булган. Әмма хәсрәт – әти кешеләр суд тарафыннан чыгарылган карарга бармак аша гына карап, төзәлү юлына басарга җыенмаганнар. Хөкем итүчеләрнең берсе-С., бирелгән срокның өчтән – бер өлешен үтәгән, ә Г. исә төзәтү эшләре билгеләнгән урынга килеп тә карамаган.

Суд аларның үзләренә йөкләнгән бурычны системалы рәвештә бозуларын исбатлады һәм төзәтү эшләре рәвешендә җәзаның үтәлмәгән өлешен  колония-поселение белән алыштыру турында карар чыгарды.

Моннан тыш, узган атнада Лениногорск шәһәр суды сынау срогын озайту һәм шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән 6  лениногорскилыга  карата өстәмә вазифа йөкләү турында карар чыгарды. Әлеге карарларны чыгаруга, хөкем ителүчеләр тарафыннан җәза үтәлү тәртибен һәм шартларын бозу, җинаять-башкарма инспекциясенә теркәлүгә килмәү, административ хокук бозулар, суд карары белән наркоманиядән һәм эчкечелектән дәвалау курсы узу бурычын үтәмәү  сәбәп булды. Хөкем ителүчеләрнең барысына да сынау срогы, өстәмә вазифа йөкләп, бер айга озайтылды – “шартлы рәвештә хөкем ителгән кешеләрнең җаваплылыгы”дигән темага психолог лекциясен тыңлау бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев