Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Алименттан качып йөрүче лениногорскилы ханым сак астында колониягә озатылды

Төзәтү колониясенә мөстәкыйль рәвештә барырга теләмәгән хокук бозучыны, суд тиешле урынга сак астында озатты.

Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәр суды хөкем ителүчене төзәтү учреждениесенә сак  астында җибәрү турында җинаять-башкарма инспекциянең күрсәтмәсен карады.

 2022 нче елның гыйнварында, алимент бурычларын түләмәгән С. ханым суд карары нигезендә төзәтү эшләре рәвешендә җәза срогы алган булган. Шуңа карамастан бурычларыннан качып йөргән өчен, әлеге җәза  1 айга 24 көнгә иреген чикләү белән алыштырылган. Суд хөкем ителүченең  колониягә мөстәкыйль рәвештә барырга тиешлеге турында карар чыгарган,  әмма хөкем ителүче  С. бу юлы бөтенләй эзсез югалган.

Хокук тәртипләрен бозырга яратучынының яшәү урыны май аенда гына ачыкланды  һәм суд тарафыннан  С.ны  колониягә сак астына илтеп куярга дигән карар чыгарылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев