Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ана кеше 2 яшьлек баласын кыйнап, йөзендә карар җирен калдырмаган

Красноярскида суд 33 яшьлек 5 бала анасын 7 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Тикшерү нәтиҗәсендә әлеге ананың бишенче булып туган ике яшьлек баласын даими кыйнап торуы ачыкланган. Судта ул әлеге гаебен таныган һәм бу баланың дөньяга килүен теләмәгән булуын белдергән. Кансыз рәвештә битенә һәм башына сугып кыйнавы аркасында баланың борынына зыян...

Красноярскида суд 33 яшьлек 5 бала анасын 7 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Тикшерү нәтиҗәсендә әлеге ананың бишенче булып туган ике яшьлек баласын даими кыйнап торуы ачыкланган. Судта ул әлеге гаебен таныган һәм бу баланың дөньяга килүен теләмәгән булуын белдергән.

Кансыз рәвештә битенә һәм башына сугып кыйнавы аркасында баланың борынына зыян килеп, борын белән сулавы авырлашкан, шрамнар белән бите бозылган, шулай ук баланың кабыргасы, яңак сөяге, оча сөяге сынган булуы да ачыкланган.

Ә ана дип аталучы кеше үзенә карата хөкем карарын дөрес түгел дип саный икән, аның адвокаты баланың карарлыгы калмаган йөзен пластик хирургия ярдәмендә рәткә кертеп була дип белдергән.

Җирле суд аның гозеренә колак салмыйча, карарны үз көчендә калдырган.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев