Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ана кешенең кечкенә кызын җәберләве видеосыннан соң җинаять эше кузгатылган

Бүгенге көндә бер яшьлек сабыйны әнисеннән алганнар, ул табиблар күзәтүендә.

Социаль челтәрләрдә Казанда яшәүче хатын-кызның кечкенә кызын җәберләве төшерелгән видео пәйда булды.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, язма 1 декабрьдә Казанда Җиңү проспекты урамындагы йортларның берсендә эшләнгән. 31 яшьлек исерек хатын бер яшьлек кызын кыйнаган. Моны ул кесә телефоны камерасына төшергән.

Бүгенге көндә сабыйны әнисеннән алганнар, ул табиблар күзәтүендә.

Әлеге факт нигезендә «Җәберләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, прокуратура Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан Тикшерү идарәсенә баланың әнисенә карата «Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча элек кузгатылган җинаять эшен тапшыруларын хәбәр итте.

 Татарстан прокуратурасы әни кешенең кечкенә кызын кыйнаган видеоны тикшергән. Ана кеше шул рәвешле, сөеклесе белән бәхәсләшкәннән соң, сабыйга карата рәхимсез мөгамәлә урнаштырырга булган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев