Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Апасын суйган миллионер төрмәдә утырмаячак

Инглиз телен өйрәнү буенча бик популяр LinguaLeo кушымтасын уйлап табучы Айнур Әбделнасыйров, Дүртөйлегә кайткач, бертуган апасына пычак кадаган.

 

Аның 47 яшьлек туганы шизофрения белән интеккән һәм гомере буе әнисе белән яшәгән.

Ул көнне әнисе кибеткә китә, Айнурга туганын карап торырга куша. Әйләнеп кайтканда коточкыч күренешкә тап була: йорт янында ашыгыч ярдәм машинасы, кызының канга баткан гәүдәсе һәм аның янында Айнур басып тора. Полиция егетне кулга ала.

Тикшерү вакытында Айнурның да психикасы тәртиптә булмавы ачыкланган. Берничә экспертиза аның "үз гамәлләренең куркыныч булуын аңлап бетермәвен" күрсәткән. Егетнең үз-үзен дөрес тотмау билгеләре 2013 елда ук күренә башлаган.

Тикшерү барышында аның үз-үзен белештермичә пычак белән ташланганлыгы ачыклана. Төрмәгә утырту урынына Айнур Әбделнасыйровны клиникага мәҗбүри дәвалануга җибәрәчәкләр.

Кызыл таң

http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/apasyn-suygan-millioner-trmd-utyrmayachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X