Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Авыр җинаятьтә гаепләнүче лениногорскилы хөкем каршына басачак

Рәхимсез рәвештә кыйнап, кеше үтерүче озакламый суд каршына басачак. Җинаятьченең эзенә төшергә гади телефон булышлык иткән.

23 яшьлек  лениногорскилы үзенең танышы булган 38 яшьлек ир кешене рәхимсез кыйнап, корбанын бәйләп суга ташлауда һәм ул су астына киткәнче аның өстенә ташлар атуда гаепләнә.

Хокук саклаучылар версиясе буенча, 2021 елның җәендә  лениногорскилы Башкортстанның Туймазы районындагы бер авылда эшләгән. Шунда эшләгән көннәрнең берсендә ул бик нык эчеп исергән һәм, әтисенең машина ачкычын урлап өч танышы белән  җилдереп килергә уйлаган.

Юлда егет 38 яшьлек танышы белән бәхәскә кергән һәм аны нык итеп кыйнаганнан соң, аяк-кулларын бәйләп урманга илтеп ташлган. Ә корбанының телефонын үзенә алган.

Бераз  вакыт узгач, җинаятьче,  үзе белән булган ир-атларның берсе белән  янә  кыйналган танышы янына  әйләнеп әйләнеп килгән. Бу юлы ул танышын алып китеп суга ташлаган һәм ир кешенең гәүдәсе су астына киткәнче аның өстенә ташлар бәреп торган.

Бер айдан соң мәрхүмнең гәүдәсенә авыл кешеләре тап булган, туганнары аны таныган.  Шушы вакыт дәвамында,  җинаятьче үз кулыннан һәлак булучының телефоныннан сөйләшкән һәм бу аның әлеге җинаятькә катнашы барлыгын ачыкларга ярдәм иткән.

Бүгенге көндә адәм актыгы сак астына алынган һәм  ул үз гаебен таныган. Аңа карата “ хокуксыз чит кеше автомобилен алу” «талау», «законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү» һәм «кеше үтерү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев