Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Балалар бакчасы мөдире хезмәт хаклары белән махинация ясаган, тикшерү бара

Мөдиргә карата җинаять эше ачылган.

Азнакайдагы балалар бакчасы мөдире 2016 елда укытучы-логопедка өлкән тәрбияче вазифаларын йөкләгән. 2016-2018 елларда балалар бакчасы җитәкчелеге таләбе буенча логопед өлкән тәрбияченең хезмәт хакын мөдиргә тапшырып барган, әмма үзенә йөкләнгән вазифаларны үтәмәгән. Тулаем алганда, ул 240 мең сум акча биргән.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләвенчә, 2019 һәм 2020 елларда балалар бакчасындагы тагын ике хезмәткәр канцелярша һәм кече тәрбияче вазифаларын башкарган, ә хезмәт хакларының яртысын шулай ук мөдиргә тапшырып барганнар.

«Хезмәт вәкаләтләрен арттырып куллану», «Мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр җинаять схемасының башка эпизодларын да ачыклый. 

https://tatar-inform.tatar

фото:  https://pixabay.com/ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев