Баласын кыйнаган анага карата эшне Россия Тикшерү комитеты башлыгы контрольгә алды
Хатын-кызга карата «Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин балалар тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен Казанда яшәүчегә карата ачылган җинаять эшен тикшерүне контрольгә алды.
Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, социаль челтәрләрдә хатын-кыз баласын кыйнаган мизгел сурәтләнгән видеоролик чыкты. Видео социаль челтәрдә таралганнан соң прокуратура тикшерү башлады.
Казанда яшәүче 32 яшьлек хатын-кызны тоткарладылар һәм тикшерү өчен полиция бүлегенә китерделәр. Шул ук көнне кич белән аңа карата «Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев