Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Банктан 23 миллион урлап качкан кассир турында яңа хәбәр бар

«Россельхозбанк» кассасыннан 23 миллион сум акча урлаган Луиза Хәйруллинаны Таҗикстанга качкан булырга мөмкин дип фаразлыйлар.

Белгечләр Хәйруллинаның банктан акча урлау операциясе җентекләп уйланылган һәм Таҗикстанда туып үскән ире Марат ярдәме белән башкарылган дип саный. Качкыннар үзләре белән балаларын һәм якыннарын алып, Маратның туган ягына юл тоткан булуы ихтимал.

Исегезгә төшерәбез, 27 май эш көне азагында, банкта кассир булып эшләүче Луиза Хәйруллина, зур суммада акча алган. Яшәү урыны буенча Луиза үзе дә, ире дә, балалары да табылмаган. Хайруллинар гаиләсе, юкка чыкканчы, машиналарын саткан. Моннан тыш, Луизаның кызлары гаиләләре белән «җылы диңгезгә» китәргә теләве турында сөйләгән була.

Шулай итеп, Башкортстан республикасы, Салават шәһәрендә яшәгән Луиза Хәйруллина әлегә кадәр тотылмаган. Аңа карата зур күләмдә акча үзләштерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

https://tatar-today.ru/2019/06/47369/

http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/banktan-23-million-urlap-kachkan-kassir-turynda-yaa-khbr-bar

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X