Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Баш хисапчыдан 950 мең сум акча үзләштерүдә шикләнәләр

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан буенча идарәсе баш хисапчысы начальникларга премия язып, миллион сумга якын акча үзләштерүдә гаепләнә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

 

«Казан Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Федераль Куркынычсызлык хезмәте белән бергә Тикшерү үткәргән. 2017 елның гыйнварыннан алып 2019 елның февраленә кадәр Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе баш хисапчысы зур суммада акча алуы ачыкланган», — дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Шикләнелә торган зат бүлек начальникларына һәм аларның урынбасарларына премия күчергән, ә алар акчаның бер өлешен баш хисапчыга биреп барган. Хәзер 950 мең сумнан артык акча турында сүз бара.

Бу факт буенча вазифаи вәкаләтләрен үз файдасына куллану буенча җинаять эше ачылган.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/20/193942/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев