Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Башкортстанда әтисе 7 яшьлек кызын башын стенага бәреп үтерүдә шикләнелә

Башкортстстанның Стәрлетамак шәһәрендә котычкыч вакыйга булган.

Әти кешенең 7 яшьлек инвалид-кызын үтерү белән бәйле җинаять эше ачылган.

Хокук саклау органнарына сылтанып, ProUfu.ru язуынча, 28 майда кич гаилә башлыгы планшетта уйнаган, ә аның өйдәш хатынының инвалид кызы елаган һәм комачуалаган. Тавышлардан туеп, ир кызын тотып ала, ваннага алып кереп китә һәм башын берничә тапкыр стенага бәрә. Бала шунда җан бирә.

Басма мәгълүматынча, бу вакытта кызның әнисе дә өйдә була. Ул әллә баласының тавышын ишетмәгән, әллә ишетергә теләмәгән. Кыз эпилепсиядән интеккән, ДЦПлы булган. Шуңа күрә балалар бакчасына да йөрмәгән. Быел мәктәпкә барырга тиеш булган. Гаиләдә инвалид кыздан тыш тагын ике бала тәрбияләнә. Әлеге факт буенча "Үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=25483

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев