Чаллыда бер малаен үтергән, икенчесен каты яралаган хатын-кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе палатасында ук тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллыдагы бүлегеннән хәбәр иттеләр.
«Тикшерү комитеты вәкилләре бер баласын – үтерүдә, икенчесен үтерергә омтылуда шикләнелүче 32 яшьлек Альбина Исмәгыйлеваны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе палатасында ук (кичә аңа операция ясадылар) тоткарлады. Хәзерге вакытта хатын-кызны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә», - дип белдерделәр Тикшерү комитетында.
Агентлыкка билгеле булганча, тоткарлаганнан соң Исмәгыйлеваны махсус палатага урнаштырганнар, ул хәзер сак астында.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/08/194941/
Нет комментариев