Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Бөгелмәнең элеккеге мэрын 2,7 млн сум ришвәт өчен хөкем итәчәкләр

Бөгелмәнең элеккеге мэрын 2,7 млн сум ришвәт өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

 

Районның 63 яшьлек элеккеге башлыгы һәм «Триумф» ҖЧҖнең 33 яшьлек элеккеге җитәкчесе, роле һәм катнашу дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, мошенниклыкта, ришвәтчелектә һәм вәкаләтләрне арттыруда гаепләнә.

Хәзерге вакытта шикләнелүчеләргә шәһәрдән чыгып китү тыелган. Прокуратура гаепләү карарын раслады һәм җинаять эшен Бөгелмә судына карап тикшерүгә җибәрде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек 2014 елда Бөгелмә районы башлыгы «Триумф» ҖЧҖ башлыгына, акчалата бүләкләү хисабына, фонтаннар өчен җиһазлар белән тәэмин итүгә дүрт контракт төзүдә ярдәм итәргә тәкъдим иткәнлеге турында хәбәр иткән иде. Сүз шәһәрнең Үзәк мәйданын реконструкцияләү программасы турында бара.

Нәтиҗәдә, ике ачык аукционда «Триумф» оешмасы җиңү яулады, әмма ул үз бурычын үтәмәде. Тикшерү фикеренчә, контракт буенча алынган акчаларның бер өлешен – 2,7 миллион сумны эшмәкәр ришвәт сыйфатында биргән. Тагын 1,2 миллионын үзенә калдырган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/29/196122/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев