Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Битлек сатып акча эшләргә уйлаган

Таҗикстанда яшәүче Казаннан якынча 3 мең медицина битлеге алып чыкмакчы булган, әмма аны таможня хезмәткәрләре туктаткан. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

 

Таможня хезмәткәрләре Таҗикстан гражданинын «яшел» коридор буйлап Дүшәнбегә кадәр оча торган самолетка утырырга барган вакытта туктата. Чит ил кешесенең багажында 2915 медицина битлеге һәм урт тешләргә пломба кую өчен каналга тутыра торган 3080 матдә табылган.

41 яшьлек ир-ат товарны аңа дусты бирүе һәм Дүшәнбедә яши торган абыйсына тапшырырга кушуын сөйләгән. Шулай ук ир-ат товарны декларацияләргә кирәклеген белмәве турында ышандырган.

Бөтен товарны алганнар һәм экспертизага җибәргәннәр, ә ир-атка административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев