Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Бозымнан котылырга теләгән туташ 10 млн сумлык мөлкәтеннән колак каккан

Татарстанда социаль мошенниклык очраклары арткан Татарстанда социаль мошенниклык очраклары быел 3 меңнән артып киткән. Аларның 60 проценты телефон һәм интернет аша кылынган җинаятьләргә туры килә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Тимур Шакирҗанов хәбәр итте....

Татарстанда социаль мошенниклык очраклары арткан


Татарстанда социаль мошенниклык очраклары быел 3 меңнән артып киткән. Аларның 60 проценты телефон һәм интернет аша кылынган җинаятьләргә туры килә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Тимур Шакирҗанов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, зыян күрүче мошенниклар белән Казансу елгасы ярында таныша. Көн дәвамында аралашканнан соң, яңа танышлары 1992 елгы туташка анарда бозым бар, ди һәм алар аңа бу бәладән котылырга булышачакларын әйтә. Нәтиҗәдә, кыз үзенең алтынннан эшләнгән бизәнү әйберләрен һәм акчаларын мошенникларга тоттыра. Аңа килгән зыян күләме 10 млн сум чамасы бәяләнә.

Икенче бер охшаш очрак шулай ук Казан шәһәрендә теркәлгән. Балигъ булмаган кыз урамда ир кеше белән таныша, аннары әңгәмәгә хатын-кыз да кушыла. Алар да кызны анарда һәм әнисендә бозым бар дип алдалап, акчаларын һәм алтын бизәнү әйберләрен алып, 2 млн сумлык зыян сала. Мошенникларны икенче көнне Яр Чаллы каласында кулга алалар.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев