Башкортстанның Туймазы шәһәреннән килгән ике хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Алар - 35 һәм 36 яшьлек ханымнар шәһәрнең Шашин урамындагы бер кибетенә кереп 51 мең сум акча урлый, Тукай урамындагы кибеттән 1 мең 100 сум урларга теләгәндә тотылалар, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз