Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Дүрт тәпи һәм бер койрык

Мохтар, Комиссар, Рекс ... Бу кушаматларга һәм этләрнең батырлыгына битараф кешеләр сирәктер. Дөньядагы барлык полиция бүлекләрендә дә нәкъ шундый, нәфис фильмнардагы этләрдән ким булмаган Мохтар белән Рекслар күп. Полиция этләрен өйрәтү мәктәпләре һәм анда тәрбияләнүче дүрт тәпиле дуслар Россиядә 1909 елда барлыкка килә. Шул вакыттан бирле, техниканың алга китүенә карамастан,...

Мохтар, Комиссар, Рекс ... Бу кушаматларга һәм этләрнең батырлыгына битараф кешеләр сирәктер. Дөньядагы барлык полиция бүлекләрендә дә нәкъ шундый, нәфис фильмнардагы этләрдән ким булмаган Мохтар белән Рекслар күп.

Полиция этләрен өйрәтү мәктәпләре һәм анда тәрбияләнүче дүрт тәпиле дуслар Россиядә 1909 елда барлыкка килә. Шул вакыттан бирле, техниканың алга китүенә карамастан, этләрнең батырлыгы, сизгерлеге һәм уяулыгы күп кенә оператив чараларда алыштыргысыз ярдәм булып кешеләргә хезмәт итә.
Лениногорск эчке эшләр бүлегенең кинология хезмәтендә дүрт аяклы хокук сакчылары - сигезәү. Алар төрле юнәлеш буенча: наркотиклар, шартлагыч матдәләр һәм сугыш кирәк-яраклары эзләп табу, оператив эзләү чараларында, тоткыннарны саклау һәм озата баруда катнаша. Этләр белән Казанның кинология үзәгендә уку үткән хезмәткәрләр шөгыльләнә.
Һәр этнең үз характеры, гадәте, күнекмәләре бар. Белгечләр дә аларның һәрберсе белән шәхси якын килеп, уртак тел таба. Шуннан соң гына кинолог белән эт иң якын һәм тугры иптәшләргә әверелә. Әмма бу хезмәтнең дә үз кыенлыклары бар. Кайвакыт этләрне тәрбияләү эшенә кешеләр җитеп бетми. Бер кешегә генә аларны каравы кыен. Кинологлар төркеменең өлкән кинологы Евгений Лямин (фотода) : "Этләр начар булмый, ә менә аларны тәрбияләүче кинологлар начар булырга мөмкин. Иң мөһиме этне ярату һәм аны хөрмәт итү", - ди.
Лениногорск кинологларының этләре, чыннан да, хөрмәткә лаек.
"Белка" кушаматлы спаниель, мәсәлән, массакүләм чаралар вакытында шартлагыч матдәләр эзләүгә өйрәтелгән. Аның хуҗасы - Илшат Хәертдинов. Күптән түгел алар Чечнядагы алты айлык командировкадан кайтты.
Төркемнең өлкән кинологы Евгений Лямин берьюлы ике эт тәрбияли. Берсе - овчарка "Атака", икенчесе ягдтерьер "Чанга". "Атака"- әлеге хезмәтнең ветераны. Быел аңа 7 яшь тулды. Эчке эшләр бүлегенең чын батыры дияргә була аның турында. Чөнки иң авыр җинаятьләрне ачуда аның өлеше зур. 2009 елда "Атака" хуҗасы белән Каран авылында кеше үтерү кебек авыр җинаятьне ачуда катнашты, быел шәһәр һәм райондагы җинаятьләрне ачарга ярдәм итте.
"Чанга" белән Евгений Лямин 2007 елдан бирле эшли. Этнең күпчелек вакыты җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре янәшәсендә үтә. Монда аңа тиңнәр юк. 2010 елда үткән кинологлар республика бәйгесендә "Чанга" хуҗасы белән өченче урынны алуга иреште.
Ел саен әлеге хезмәттә этләр саны артып тора. Кыска вакыт эчендә алар чын сакчыларга әверелә. "Кешенең иң якын дусты - эт", дигән гыйбарәгә көннән-көн ныграк ышанырга тулы нигез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция

2
X