Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Дусларча очрашуның азагы суд каршына китергән

Лениногорск шәһәр суды узып баручы атнада, исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүчегә кагылышлы тагын бер эшне карады.

Садриев урамындагы йортларның берсендә яшәүче 28 яшьлек  М. Октябрь урамында торучы дустына кунакка барырга уйлый. Дуслар белән элемтәдә тору әйбәт нәрсә инде ул. Тик менә  яшь кеше бу вакытта хәмер тәэсирендә була һәм шушы хәлдә руль артына утыра. Дустының өенә кадәр, бәхетенә, маҗараларга юлыкмый гына барып җитә. Очрашу шатлыгыннан дуслар  көчле сыра эчеп куялар.  Инде  шактый гына исерек  М. янә руль артына утыра.

Өенә кайтып барышлый кибеткә кереп тагын сыра алып чыга да, юлын дәвам итә. Әмма  исерек идарә итүче кул астындагы машина аны  тыңламый башлый. Машинаны юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре күреп ала.   Беркадәр вакыт  М., туктарга боерган сигналлар биреп килүче ЮХИДИ инспекторларына да  буйсынмаска маташып карый. Тукталып калгач, инспекторлар аның бернинди медицина тикшерүе үткәрми, гади күзгә дә бәрелеп торган лаякыл исерек булуын күрәләр. Шушы вакытта юл кырыеннан баручы  кешеләр  дә моның  шаһиты була.

Әлеге очракка ачыклык кертә башлагач, М. ның узган ел шушындый ук эше өчен автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүе, 30 мең штраф түләве билгеле була.

Лениногорск  шәһәр суды, гаепләнүченең тәрбиясендә кечкенә яшьтәге ике бала булуын, гаепне йомшартучы шарт  итеп исәпкә алды. Нәтиҗәдә, ул 200 сәгать мәҗбүри эшкә тартылды һәм 2 ел дәвамында машина йөртү белән бәйле эшләрдә эшләү хокукыннан тыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X