Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Эчү яхшыга илтми

27 февральдә шәһәр суды рәисе Э.Шәйдуллин һәм дәүләт гаепләүчесе П.Гринь рәислегендә А.Ермолаевка каршы җинаять эше тикшерелде. Менә тагын чираттагы "аракы бәйрәме" дә күңелсез тәмамлана. Суд эскәмиясендә - бертуган абыйсын үтергән җинаятьче В.Куринов. Ул Писмәндә ялгызы гына яшәгән. Хатынын җирләгәннән соң, бик каты эчә башлаган. Өендә булган барлык әйберне сатып, аракы...

27 февральдә шәһәр суды рәисе Э.Шәйдуллин һәм дәүләт гаепләүчесе П.Гринь рәислегендә А.Ермолаевка каршы җинаять эше тикшерелде.

Менә тагын чираттагы "аракы бәйрәме" дә күңелсез тәмамлана. Суд эскәмиясендә - бертуган абыйсын үтергән җинаятьче В.Куринов. Ул Писмәндә ялгызы гына яшәгән. Хатынын җирләгәннән соң, бик каты эчә башлаган. Өендә булган барлык әйберне сатып, аракы ала торган булган. Еш кына апасы һәм аның малае янына кунакка йөргән.
22 ноябрьдән 23енә каршы төндә апасы башка малае янына киткән. Малае Александр өйдә ялгызы калган. Кунакка әнә шул абыйсы кергән. Ирләр эшсезлектән аракы эчәргә утырган.
Иртән уянганнан соң, Александр кибеткә китә, кайткач абыйсының аның суыткычыннан азык-төлек урлавын күрә. Яшь һәм кайнар канлы Александр абыйсына пычрак сүзләр әйтеп кенә калмыйча, йодрык белән битенә суга. Тегесе дә төшеп калганнардан түгел, җавап кайтара. Үзен-үзе белештермәгән Александр абыйсын каты кыйный башлый. Алган тән җәрәхәтләреннән зыян күрүче урында ук үлә.
Суд Ермолаевны 6 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы колониягә озата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон