Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Федераль куркынычсызлык хезмәте 10 террористны кулга алган

Боевиклар Мәскәүдә һәм Петербургта теракт оештырырга ниятләгәннәр. Федераль куркынычсызлык хезмәте Россия Эчке эшләр министрлыгы Һәм Таҗикстан, Кыргызстандагы партнерлары белән бергә төбәкара террористик төркемне тоткарлаганнар. Алар Мәскәүдә һәм Петербургта кешеләр күп тупланган урында терактлар оештырырга җыенганнар, дип хәбәр итә "Новости" РМА. 12 ноябрьдә оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү эшчәнлеге нәтиҗәсендә 10 террорчы...

Боевиклар Мәскәүдә һәм Петербургта теракт оештырырга ниятләгәннәр.

Федераль куркынычсызлык хезмәте Россия Эчке эшләр министрлыгы Һәм Таҗикстан, Кыргызстандагы партнерлары белән бергә төбәкара террористик төркемне тоткарлаганнар. Алар Мәскәүдә һәм Петербургта кешеләр күп тупланган урында терактлар оештырырга җыенганнар, дип хәбәр итә "Новости" РМА.

12 ноябрьдә оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү эшчәнлеге нәтиҗәсендә 10 террорчы тотылган. Төркемдәгеләрнең чыгышлары белән Үзәк Азиядән булуы билгеләнгән. Махсус операция барышында террорчылардан дүрт ясалган бомба, утлы корал, сугыш кирәк-яраклары, шулай ук элемтә чаралары алынган.

Хәзер тоткарланган боевиклар күрсәтмәләр бирә. Террорчылар РФда тыелган «Ислам дәүләте» төркеме башлыклары белән элемтәләре хакында сөйләгәннәр, шулай ук Россиядәге һәм чит илдәге фикердәшләре турында хәбәр иткәннәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: федераль террорист