Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида гараж сатабыз дип мошенникка 45 мең күчергәннәр

Шәхси гаражын сату турында интернеттагы популяр сайтларның берсенә белдерү урнаштырган лениногорскилы мошенник капкынына эләккән.

Зыян күрүче 73 яшьлек ир кешенең сүзләре буенча, белдерүне сайтка куеп  күп вакыт та үтмәгән , аңа билгесез ханым шалтыраткан. Ханым үзенең гаражны алырга  теләвен әйткән һәм белдерүне сайттан алуларын сораган. Ниятенең җитди булуына ышандырыр өчен, ул ир кешегә алдан 100 мең сум акча күчерергә тәгъдим иткән. 

Моның өчен  гараж сатучыга банкоматка барып, телефон аша ханым  әйткән берничә генә операцияне башкарырга кирәк булган. Ир кеше хатыны белән бергә банкоматка  килеп, ханымның барлык күрсәтмәләрен тиешенчә башкарып чыкканнар. Бераздан сатып алучы үзенең ялгыш 50 мең сумга күбрәк акча күчерүен , акчаларны кире үзенә җибәрүләрен үтенеп шалтыраткан. 

Өлкән яшьтәге  кешеләр бик  итагатьле сөйләшүче ханымның соравын канәгатьләндергәннәр, тикшереп тормый-нитми генә артык дип әйтелгән акчаны күчереп тә куйганнар. Очраклы рәвештә генә бу хәлнең шаһиты булган берәү, аларның мошенниклар хәйләсенә  эләгү мөмкинлеге турында кисәткән һәм аның сүзләре дөрес тә булып чыккан.  Гараж сатучыларның 45 мең сум акчалары телефон мошенниклары кесәсенә кереп утырган.

 Ир белән хатын эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать  иткәннәр, әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, оператив-эзләнүләр бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев