Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ике лениногорскилы судта татулашкан

Шушы көннәрдә генә, Лениногорск шәһәр суды ике таныш арасында килеп чыккан низагка нокта куйды. Элегрәк шушындый ук тәртипсезлеге өчен административ җавапка тартылган П. га, бу юлы хөкем каршына басарга туры килде.

   Үзенең танышы Х. белән аралашкан вакытта,  П.кисәктән  кызып китеп, ике куллап аның аркасына дөмбәсли башлаган. Көтмәгәндә бер-бер артлы сугудан авыртуга түзәлмәгән Х. чүгәләп утырган. Үзенең  танышын көчле авыртуга дучар итүче, үзе шуна аңласа да, болай гына тукталып калмаган, берничә тапкыр башына суккан. Азактан башына типкән.  Х. көчле авырту кичергән һәм тән җәрәхәте дә алган.

Хөкем каршына килеп баскач П.ның егәре кими, холкы басыла төшкән, ул үзенең гаебен тулысы белән таныган. Кылган гамәле өчен бик үкенүен белдергән.  Зыян күрүче Х. дан кичерүен сорап, гафу үтенгән.  Гаепләнүченең суд каршында беренче кат кына җавап тотуын, кылган эшенә бик үкенеч белдерүен  суд утырышында исәпкә алмый калмаганнар. Зыян күрүче үз дә, П.ны аклауларын сорап, үзләренең инде янә татуланышуларын белдереп гариза язган. Суд аның үтенечнамәсен канәгатьләндергән. Гаепләнүче П.га карата җинаять  эше туктатылган.

 

 Исламия Галимова

Лениногорск шәһәр суды матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев