Заман сулышы

Исерек ир Татарстанда теракт әзерләнүен хәбәр иткән

56 яшьлек ир полициягә шалтыратып, бер хатын-кыз танышының базарда теракт оештырырга тәкъдим итүен хәбәр иткән. Ир әлеге ханымның Украинадан булуын һәм Алабуганың 6 нчы микрорарайонында урнашкан базарда терактта катнашырга тәкъдим итүен әйткән. Шалтыратучы ир аек хәлдә булмаган. Аны тоткарлаганнар. Ул күрсәтмәләр биргән. Полицейскийлар ханымның шәхесен дә ачыклаганнар. Ул хәзерге вакытта...

56 яшьлек ир полициягә шалтыратып, бер хатын-кыз танышының базарда теракт оештырырга тәкъдим итүен хәбәр иткән.
Ир әлеге ханымның Украинадан булуын һәм Алабуганың 6 нчы микрорарайонында урнашкан базарда терактта катнашырга тәкъдим итүен әйткән.
Шалтыратучы ир аек хәлдә булмаган. Аны тоткарлаганнар. Ул күрсәтмәләр биргән. Полицейскийлар ханымның шәхесен дә ачыклаганнар. Ул хәзерге вакытта Россия гражданкасы булып исәпләнә. Алабугада яши. Тикшерү бара.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: