Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Исерек хәлдә машина йөрткән лениногорскилы ихластан тәүбә иткән

Лениногорск суды шушы көннәрдә исерек хәлдә руль артына утырган 56 яшьлек җирле кешегә карата административ эшне карады.

Бер ай элек дәүләт автоинспекторлары  аны алкогольле эчемлек кулланганнан соң  автомобильбелән идарә иткәндә  туктатып, беркетмә төзегән. Хокук бозучылар эскәмиясенә утырган  гаепләнүче шофер 13 декабрьдә, иртән Менделеев урамындагы 35 нче йорт тирәсендә  юл-патруль хезмәткәрләренә эләккән. Инспекторларның  машина йөртүче айнык түгел дигән шиген алкотестер да раслаган: аппарат  аның канында алкоголь булуын күрсәткән.

 Судта ир кеше  гаебен танып, ихлас тәүбә иткән. Хәзер ул 30 мең сум күләмендә штраф түләячәк һәм ел ярымга җәяүлеләр рәтендә булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев