Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск судында исерек шоферга хөкем карары чыгарылды

Кыска гына вакыт эчендә, инде икенче кабат руль артында исерек хәлдә тоткарланган лениногорскилы, бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

Суд материаллары күрсәткәнчә, 42 яшьлек ир кешене, моннан бераз вакыт элек, шундый ук гамәле өчен административ җаваплылыкка тарткан булганнар. Ул ел ярымга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган булган. Әмма гаепләнүче үзе өчен бернинди дә нәтиҗә ясамау гына түгел, алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң, янә машинасына утырып  урам җилдерергә чыккан.  Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары аны  шәһәр урамында  тоткарлаганнар.

Хөкем каршына килеп баскач, ир кеше үзенең гаебен тулысы белән таныган. Суд исерек хәлдә руль артына утырып сәяхәткә чыгырга яратучыны, бу юлы җинаять җаваплылыгына тартты.  Хөкем карары нигезендә, ул ике ел ярымга идарә итү хокукыннан  һәм  бер елга ирегеннән мәхрүм ителде, әлегә шартлы рәвештә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев