Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Иске Иштирәк кешесен машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Лениногорск суды шушы көннәрдә руль артында исерек хәлдә тотылган тагын бер шоферның административ эшен карады.


Иске Иштирәк авылында яшәүче 30 яшьлек ир-егет, үз автомобиленә утырып, авыл урамнарын әйләнеп йөргән, әмма Шоссейная урамына җитәрәк, алда ЮХИДИ хезмәткәрләре торуын күреп алган. Билгеле инде, алар шоферга туктарга боеручы жезлны күрсәткәннәр.

Әмма машина белән идарә итүче туктау түгел, автомобильнең газына ныграк баса төшеп, качып котылырга маташкан. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре аңа әллә ни ерак китәргә мөмкинлек бирмәгәннәр. Инспекторлар артыннан җитеп туктаткач та, егет тиз генә пассажир урынына күчеп утырган. 

Тик ЮХИДИ хезмәткәрләрен  машинаның шофердан башка гына хәрәкәткә килгәненә ышандыра алмаган. Аның рульдән пассажир урынына күчеп утыруы да, үзе уйлаганча сер булып калмаган, инспекторлар барысын да күреп калган. Шоферның исерек булуын алкотестер  күрсәтмәсе исбатлаган, тоткарланучы үзе дә гаебен таныган.

Мондый административ хокук бозу очракларында  закон тарафыннан билгеләнгән җәза әлеге  ир-егетне дә читләтеп үтмәде: ул утыз мең сум күләмендә штрафка тартылды һәм ельярымга йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев