Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Район авылларында караклык кылып йөрүче лениногорскилы суд каршына басты

Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәр суды караклыкта гаепләнүче җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Суд материалларыннан күренгәнчә, караклык өчен суд эскәмиясенә утырган М. угрылык белән даими шөгыльләнгән. Башта ул районның Зеленая Роща авылына килеп, үзе өчен кулаерак күренгән йортларны караштыргалап йөргән һәм  шундыйларның берсенә тап булган. Торакның зал бүлмәсендә форточка ачык калган,  бераз күзәткәләп торганнан соң, карак хуҗаларның өйдә юклыгын да аңлаган. М. зал бүлмәсенең форточкасы аша  эчкә үтеп кергән һәм Wi-Fi роутер, планшет, шөреп боргыч һәм телевизор приставкасы  урлап чыккан. Гомуми исәпләгәндә хуҗаларга 5000 сумлык матди зыян салган.

Эше шулай җайлы гына башланып киткәч, каракның нәфесе тагы да арта төшкән, ул районның Иске Шөгер авылына барып чыкан. Монда да  бер торак йорт яныннан үтеп барганда, ул  анда  сугылып чыгарга ниятләгән, йортның ишеге дә ачык булган, М.  өй эченә кереп кесә телефоны,  хатын –кыз сумкасыннан 1000 сум күләмендә акчасы һәм банк карталары  булган кошелек  урлап чыккан. Соңыннан кибеттән азык-төлек сатып алганда ул шушы карта белән түләгән.  

Бу юлы карак хуҗаларга  5400 сумлык зыян салган. Алга таба хокук саклау органнары карактан телефонны алып, хуҗасына кайтарганнар,

Урланган акча, шул исәптән банк счетыннан алынганы да , әлегә кадәр хуҗасына  кире кайтарып бирелмәгән.

Моннан тыш, М. төрле  вакытларда  Лениногорскидагы йорт подъездларыннан дүрт велосипед урлаган, аларның өчесен саткан. Полиция хезмәткәрләре велосипедларның өчесен  табып, хуҗаларына  кайтарган.

Суд утырышында хөкем ителүче М. җинаятьләрнең барлык эпизодлары буенча да үз гаебен тулы күләмдә танып, кылган эшенә бик үкенүен белдергән,  китерелгән зыянны капларга вәгъдә биргән.

Суд хөкем ителүчене барлыгы алты эпизод буенча  җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм аны  2 ел да 6 айга  гомуми режимлы төзәтү колониясенә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде. М. суд залында сак астына алынды.

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев