Банк картасын кыз шәһәрнең торак комплексларының берсендә балалар мәйданчыгында тапкан.
Казанда банк картасын урлаган укучы кызны хөкем итәчәкләр.
«Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, тикшерү фаразы буенча, узган елның декабрендә 15 яшьлек кыз «Салават Күпере» торак комплексының балалар мәйданчыгында чит банк картасын тапкан. Ул аны үзенә алган һәм шуннан соң якынча10 мең сумга әйберләр сатып алган.
Банк счетыннан акча урлаган өчен укучы кызга карата җинаять эше кузгатыла. Ул үз гаебен тулысынча таный, хәзер ул шәһәрдән чыгып китмәү турындагы гаризага кул куйган. Аның эшен алга таба карау өчен Киров районы судына җибәргәннәр.
Нет комментариев