Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кеше талаучылар суд каршына басачак

Лениногорскида ата –ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, өстәвенә физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны куркытып – талап яткан адәм актыклары суд каршына басачак.

Гомумән алганда,  җинаятьчеләрдән биш кеше зыян күргән, алар арасында  балалар йортында тәрбияләнүче ике бала да бар.  Гаепләнүчеләр аларның банк счетларында акча барлыгын белеп алган һәм берничә ел дәвамында  инвалид балаларны куркытып, акча таләп итеп торган.  Шушы вакыт эчендә алар корбаннарынннан 1 миллион 400 мең сумнан артык акча урлаган.

 Моннан тыш, кеше талау кәсебе белән шөгыльләнүче бандитлар төркеме Лениногорскида яшәүче тагын өч кешенең акчасын үзләштергән.  Зыян күрүчеләр рэкетирларга 200 меңнән артык акча тапшырган.

Әлеге  җинаять эше буенча барган оператив –тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, талаучылар төркеменең башында торан 34 яшьлек ир кеше 2010 елда ук үз тирәсенә берничә кеше туплаган. 2014 нче елдан алып 2019 нчы елга кадәр төркем яңа әгъзалар белән тулыланып  торган. 34 яшьтән алып 40 яшькәчә булган алты кешелек бандитлар төркеме үтерү белән янап, кеше талап яшәгән.

Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте  хәбәр итүенчә, җинаятьчеләр  озакламый суд каршына басачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X