Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кеше әйберен урлауда гаепләнүче районның ике кешесенә карата хөкем карары чыгарылды

Шушы көннәрдә Лениногорск суды, моннан бераз вакыт әлек караклыкта тотылган, районда яшәүче ике кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Суд каршына баскан Т. һәм аның танышы Н., алдан сөйләшеп һәм әлеге угрылыкны башкарып чыгар өчен кирәкле эш коралларын хәстәрләп, Иске Шөгер авылында урнашкан торак йорт тирәсен әйләндереп алган “рабица” челтәрен кисеп алганнар.  Урланган алюмин челтәренең гомуми озынлыгы  30 метр, авырлыгы 33 килограмм  тәшкил иткән.

“Көтлмәгән табышларын” алар тимер-томыр җыючыларга ташырганнар, аларның кыңгыр эшләре йорт хуҗасына 4290 сумлык  матди зыян китергән.

Суд утырышында хөкем ителүчеләр гаепләрен тулысынча танып, зыян күрүчегә  милкенең бәясен  кайтарганнар. Каракларга җәза билгеләгәндә суд әлеге фактны, шулай ук кайбер җинаять җәзасын йомшартучы хәлләрне: җинаятьне ачуга актив ярдәм итүләрен, гаепләрен тулысынча танып, үкенеч белдерүләрен игътибарга алды.

Шул ук вакытта, хөкем каршына басучыларның берсе Н. ның җәзасын кырыслата торган хәл булуы да исәпкә алынды,  ул  инде бер кат шуңа охшашлы җинаять өчен срок алган, әле җәза срогы чыгып та өлгермәгән булган.

Каракларга “өч тиенлек файда, ун тиенлек зыян”китергән, суд хөкем ителүчеләрне РФ Җинаять кодексының 158 маддәсендәге 2нче өлешенең “А” пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты, угрыларның берсе булган Т. ны – 10 мең сум штрафка, ә Н.ны -1 елга сынау срогы белән, шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев