Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы хәмер капкан иренә рулен ышандырган

Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүнең азагы фаҗига белән тәмамланмый калмый . Хәмер капкан кешегә ышанып руль тапшыру да административ хокук бозулар исәбенә керә.

Лениногорск шәһәр суды бу атнада, машинасы белән идарә итүне исерек хәлдәге иренә ышандырып тапшырган хатын-кызның ,административ хокук бозуы турында эшен карады. Җәйнең бер төнендә, сәгать берләр тирәсендә аларның машинасын юл иминлеге инспекторы туктата. Руль артында утыручы ир кешенең алкогольле эчемлек кулланганы тышкы кыяфәтенә үк чыккан була. Алкотестор ярдәмендә расларга гына кала.

    Судта яшь ханым, исерек кешегә машина рулен ышандыруын акларга тырыша. Машинаның ире белән уртак алынган булуын, ир кешенең автокредит түләвен әйтә. Шуңа күрә машина белән идарә итү өчен үзенең рөхсәте кирәк булмавын белдерә. Әмма гаилә эчендәге кагыйдә – закон кагыйдәсе түгел әле ул. Машинаның рәсми хуҗасы булган хатын-кызга закон каршында җавап тотарга туры килә.

   Лениногорск шәһәр судының 2 нче суд участогы аны административ җаваплылыкка тартты. Ханым  ельярымга идарә машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм  аңа 30 000 сум штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев