Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Хәмер тәэсирендә җинаять кылган лениногорскилы хөкем алдына басты

Туктаусыз хәмер эчүгә генә багышланган табын артында утыруларның азагы күңелле тәмамланасы бик шикле. Төрле күңелсез хәлләр, еш кына кеше сәламәтлегенә зыян килү, хәтта үлем белән тәмамланган очракларның башы – спиртлы эчемлек белән чамасыз мавыгу.

Шушы көннәрдә генә шәһәр суды кеше гомере өзелүгә китергән җинаять эшен карады.  Лениногорскида яшәүче 43 яшьлек ир кеше, Россия Федерациясе Җинаять кодексының  105 маддәсе нигезендә, аңлы рәвештә кеше гомерен өзгәне өчен закон каршына басты. Гаепләнүче К. үзенең танышы белән бергә, исерткеч эчемлекләр  кулланып кәеф-сафа корып утырганда, кинәт алар арасында низаг килеп чыга. Озак уйлап тормый гына ул пычак алып табындашының бит, күкрәк һәм аркасына күп санда җәрәхәт ясый. Һөҗүмгә дучар ителүче алган яралардан шунда ук җан бирә.

Суд утырышында гаепләнүче үзенең үтерергә теләмәгәнлеген, исерек хәлдә кызып китүе турында әйтә. Кылган җинаяте  турында ул хокук саклау  органнарына үзе килеп сөйли, эшне ачыклауда да актив катнаша, үкенүен белдерә. Әмма кеше гомерен инде кайтарып алып булмый. Алкогольле эчемлекләр кулланып кылынган җинаять тагы да кырысрак бәяләнә.

Лениногорск шәһәр суды К. ны 9 елга ирегеннән мәхрүм итте, бу срокны ул катгый режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев