Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида берәү хокук сакчыларыннан куркып, наркотик матдәне авызына яшергән

Лениногорскида берәү хокук саклау хезмәткәрләреннән куркып, пакетка төрелгән наркотик матдәне авызына капкан.


Ул наркотик  матдәне шәһәр читеннән барып ала. Пакетны хәзер өйгә кайткач ачам дип хыялланып кайтып барганда юлына хокук сакчылары очрый.

Егет аларны очратырга өметләнмәгән була һәм иң җайлысы – пакеттагы әйберне авызга кабырга була, янәсе шулай яшерә. Полиция вәкилләре аны тоткарлый, үзәк район хастаханәсенә алып киләләр.

Хастаханәдә әлеге пакетны аңардан алуга ирешәләр, күрәсең, егет йотарга өлгермәгән була. Егет  наркотик матдәне үзе өчен алуын әйтә. Егет узган елда шундый матдә белән тоткарланган булган, ул чакта 10 мең сум штраф түләгән булган.

Хәзер дә тиешле җәзасын алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев