Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Килененә ут төрткән каенанага Югары суд хөкем карары чыгарган

Үткән елның апрель аенда "Миләш" кибете хуҗасы Гөлнара Шиһапова өстенә каенанасы бензин сибеп, ут төртеп яндыру җинаяте бөтен кешене тетрәндергән иде. Әлеге фаҗигадән соң бер ел үткәч Лениногорск шәһәр суды аңа карата чыгарган хөкем карары белән адвокатлары ризалашмыйча Югары судка мөрәҗәгать иткән булганнар. Республиканың Югары суды аңа 9 ел да...

Үткән елның апрель аенда "Миләш" кибете хуҗасы Гөлнара Шиһапова өстенә каенанасы бензин сибеп, ут төртеп яндыру җинаяте бөтен кешене тетрәндергән иде.
Әлеге фаҗигадән соң бер ел үткәч Лениногорск шәһәр суды аңа карата чыгарган хөкем карары белән адвокатлары ризалашмыйча Югары судка мөрәҗәгать иткән булганнар. Республиканың Югары суды аңа 9 ел да 10 ай рәвешендә җәза билгеләгән. Гаепләнүче шулай ук 2 миллион сум күләмендә компенсация дә түләргә тиеш.
Зыян күрүче хәзер II группа инвалид. Табиблар әйтүенчә, элеккеге сәламәтлеген берничек тә кайтарып булмаячак. Бик күп операцияләр кичергән Гөлнарага алда әле тагын операцияләр көтелә, шул исәптән пластик та. Аның эчке органнарына, чәйнәү мускулатурасына зур зыян килгән, куллары бөгелми. Эшләү сәләтен югалткан әлеге ханымның әле ике балигъ булмаган кызын да үстерәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд