Заман сулышы

Көн узсынга яшәгәч...

"Притон" оператив-профилактик операциясе кысаларында, хокук сакчылары полициядә исәптә торучы фатир һәм йортларга рейд үткәрде. Шәһәр территориясендә "наркопритон" дигән "тамгасы" булган һәм хокук сакчыларының игътибар үзәгендә булган йөзгә якын фатир исәптә тора. Аларның күпчелеге Добролюбов урамы, 7 һәм 9 нчы йортларда. "Йозаклары булмаса да, ярый әле ишекләре бар, подъездга кергәннәр, үткән-сүткән...

"Притон" оператив-профилактик операциясе кысаларында, хокук сакчылары полициядә исәптә торучы фатир һәм йортларга рейд үткәрде.


Шәһәр территориясендә "наркопритон" дигән "тамгасы" булган һәм хокук сакчыларының игътибар үзәгендә булган йөзгә якын фатир исәптә тора. Аларның күпчелеге Добролюбов урамы, 7 һәм 9 нчы йортларда. "Йозаклары булмаса да, ярый әле ишекләре бар, подъездга кергәннәр, үткән-сүткән фатирның торышы һәм андагы тавыш-гауганы күрмәс, ичмасам" дип уйлап куясың, биредә булып киткәннән соң.
Фатирларның берсендә дә цивилизация билгеләре юк. Коммуналь хезмәтләр өчен 100-150шәр мең сум бурычлары җыелган. Шуңа әлеге бәндәләрнең фатирларындагы утны да, суны да өзгәннәр. Әмма бу аның хуҗаларына һәм килгән "кунаклар"га комачау итми. 100 грамм аракы аларның барлык "борчу-мәшәкатьләрен" оныттыра, "кара кайгыларын" юа.
Иванов һәм аның никахсыз яшәүче хатыны "тетя Маша" бу юлы участковыйны аек хәлдә каршы алды. Заманында намуслы хезмәткәр булган, әмма хатыны үлгәннән соң тормыш төпкеленә тәгәрәгән "гаилә башлыгы" өчен хәзер тормышның яме калмаган. Ике аягы, ике кулы исән булып та, эшкә чыгуның нәрсә икәнлеген онытканнар булса кирәк бу фатирдагылар. Ничек булса да ярый, көн узсынга гына яши алар. Участковый Александр Головач алар белән чираттагы профилактик әңгәмәсен үткәрде.
- Күрәсең бөтенләй өметсез түгел үзләре. Бу юлы аек булсалар, икенче килүгә, бәлки, эшкә дә чыгарлар әле,- ди ул.
Добролюбов урамында торучы әлеге ике йортта мондый фатирлар җитәрлек. А.Головач бу көнне аларның барысында да булып чыкты, әңгәмәләр үткәрде. Аның килүен көтеп кенә торгандай, фатир хуҗаларының барысы да диярлек аек иде. Димәк, төзәлүгә өмет бар әле. Шуны вакытында аңласыннар иде.
Теги: притон
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: