Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Коронавирус турында «фейк хәбәрләр» тараткан өчен штрафлар каралган

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы «фейк хәбәрләр» тараткан өчен административ штрафлар турында искә төшерде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Ведомствода әйтүләренчә, дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен җаваплылык шуннан соң килеп чыккан нәтиҗәләрнең авырлыгына бәйле булачак.

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстандагы хәлләр турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар ешрак күренә.

Эчке эшләр министрлыгы массакүләм мәгълүматны ирекле таратудан явызларча файдалану турындагы маддә нигезендә штрафлар каралган, дип кисәтә.

Мондый мәгълүмат гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә, мөлкәтенә зыян китерүгә, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны массакүләм бозуларга куркыныч тудырса, тормыш өчен мөһим объектлар, кредит һәм транспорт оешмалары эшчәнлегенә комачаулык тудыруга куркыныч тудырса, штраф күләме түбәндәгечә тәшкил итәчәк:

гражданнар өчен - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 30-100 мең сум,

вазифаи затлар өчен - 60тан 200 мең сумга кадәр,

юридик затлар өчен - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 200 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Әгәр мондый хокук бозу тормыш өчен мөһим объектлар, транспорт яки социаль инфраструктура, энергетика, сәнәгать һәм элемтә объектларының эшләвенә комачаулык тудырса, хокук бозган өчен штраф салыначак:

гражданнар өчен - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр;

вазифаи затлар өчен - 300 меңнән 6000 мең сумга кадәр,

юридик затлар өчен - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 500 меңнән алып 1 млн сумга кадәр.

Эчке эшләр министрлыгы шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында таралган дөрес булмаган мәгълүмат җәмәгать тәртибен массакүләм бозуга, кешеләр имгәнүгә яки үлеменә китерә торган, шулай ук югарыда санап үтелгән барлык хәлләрдә дә штраф салыначагын искәртте. Ул вакытта:

Гражданнарга - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 300 меңнән алып 400 мең сумга кадәр,

вазифаи затларга - 600 меңнән 900 мең сумга кадәр,

юридик затларга - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 1-1,5 млн сум каралган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республика халкын һәм кунакларын вазгыятьне катлауландырмаска, паникага бирелмәскә һәм социаль челтәрләрдә язылганнарның барысына да ышанмаска чакыра.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча штаб төзелде. Дөрес мәгълүмат алу өчен 8-800-222-59-00 телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев