КОТОЧКЫЧ ХӘЛ: АНА КЕШЕ 12 ЯШЬЛЕК БАЛАСЫНЫҢ КОЛАГЫН КИСКӘН
Мәскәүдә улының колагын кискән 46 яшьлек ана кешегә карата җинаять эше кузгатылган.
Бу вакыйга 27 мартта Зеленоградта була.
Башта хатын 12 яшьлек малайны уклау белән кыйнаган, ә аннары, ведомство хәбәр иткәнчә, уң колагын кисеп алган. 29 мартта укытучылар инде икенче көн мәктәптә шапка киеп йөрүче малайга игътибар итәләр. Шуннан соң мәктәп администрациясе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
Хәзер баланы “Зеленоград” балаларга ярдәм итү үзәгенә урнаштырганнар. Тикшерүчеләр әлеге вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.
чыганак:http://almet-rt.ru
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев