Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кулланучы хокукы барыбер саклана

Кибет киштәләрендә ташлама белән сатылучы товарлар очратырга була. Бәйрәм уңаеннан бәяләрен төшереп сату, “Чёрная пятница”, сезонара ташламалар, төрле акцияләр оештыру – барсы да булган товарны тизрәк кулланучыга сату ниятеннән эшләнә.

Сатучы яки җитештерүче, үз эшендә  төрле ысуллар куллана. Нинди дә булса сәбәп аркасында алган әйберне кире кайтарырга кирәк булганда, сатучы товарның  ташлама яки акция белән сатылуына ишарә ясап, аларның кире кабул ителмәвен белдерә.  Тик менә, Россия Федерациясе 1992нче елның 7нче февралендә гамәлгә керткән  “Кулланучылар хокукын яклау турында”гы закон башкача ди. Ташлама яисә бәясен киметеп акция буенча  товар сатканда да законны читләтеп үтеп булмый. Бу өлкәдә сатып алучыларның үз хокукларын тиешле дәрәҗәдә белмәүләре, аның бозылуына юл куя.

   Ташлама яки акция буенча төрле сәбәпләрдән чыгып саталар. Аның берсе – кибет складларын, мәйданнарын, яңа кайтарылган товарга урын булсын өчен бушату. Сәүдә ноктасы ябылган очракта да шундый сатулар оештырыла. Икенчесе –сатыла торган әйбернең кимчелеге булу. Товарның дефекты турында сатучы кулланучыга телдән һәм язма рәвештә дә белгертергә тиеш. Бу турыда товар чегында, үзара килешү турындагы документта язу сорала. Мондый товарны сатып алган кеше, аны кире кайтара алмый. Әмма сүз әйтелгән һәм язылган кимчелек хакында гына бара. Әгәр дә башка җитешсезлекләр ачыкланса, шулай ук “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” законның  18нче маддәсе үз хәлендә кала. Бу очракта сатып алучының түбәндәге хокуклары саклана:

  • Товарны кире кайтарып бирү
  • Товарның бәясен кимчелегенә тиңдәш күләмдә түбәнәйтүне таләп итү
  • Төзәтеп бирү яки төзәтер өчен акчасын бирүне таләп итү
  • Сату-алу турындагы килешүдән баш тарту
  • Товарның бәясен кире кайтаруны таләп итү.

Сатучы яки җитештерүчегә  бу таләпләрне  язма рәвештә бирү отышлырак. Кулланучының таләпләре кире кагылса, аның  хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә дә хакы бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев