Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кырык мең күчергән

Шәһәребездә тагын бер мошенниклык факты теркәлде. 65 яшьлек пенсионер хатын-кызның кәрәзле телефонына банк картасының блокировкалануы турында хәбәр килә. Бернинди хәйлә сизмәгән ханым, акчасын югалтудан куркып, шунда ук СМС-хәбәрдә күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтырата. Телефон трубкасын алган ир-ат картаның блокировкасын бетерү өчен нәрсә эшләргә кирәген аңлата. Нәтиҗәдә, үзе дә сизмәстән, ханым...

Шәһәребездә тагын бер мошенниклык факты теркәлде.
65 яшьлек пенсионер хатын-кызның кәрәзле телефонына банк картасының блокировкалануы турында хәбәр килә. Бернинди хәйлә сизмәгән ханым, акчасын югалтудан куркып, шунда ук СМС-хәбәрдә күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтырата. Телефон трубкасын алган ир-ат картаның блокировкасын бетерү өчен нәрсә эшләргә кирәген аңлата. Нәтиҗәдә, үзе дә сизмәстән, ханым счетындагы 40 меңгә якын акчасын мошенник счетына күчерә. Соңрак үзенең алданган булуын аңлап, ул полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү чаралары үткәрелә. Абонент номерының Самара өлкәсеннән булуы ачыкланган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенник

2
X