Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск кызы караклыкта тотылган

Лениногорскида яшәүче 25 яшьлек кызны Әлмәт сәүдә үзәгендә тоткарлаганнар.

 Кыз  ит һәм косметика алып касса кырыеннан түләмичә генә үтәргә  маташкан. Аны видеокамера язмаларын  күзәтеп торган каравылчы туктаткан. Ул полиция хезмәткәрләрен чакырткан.

 Җинаять Кодексының 158 маддәсе нигезендә, росгвардиячеләр тоткарлаган кыз аларга яхшы таныш булган: элек ул шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән  Тик шартлы җәза срогы хөкем ителүчегә файдага китмәгән,  ул янә "эшкә" керешкән.  Әлмәт гипермаркетында ул косметика һәм ит кисәге алып сумкасына салган,  Кассада  кулындагы вак-төяк өчен генә түләп  чыгып китәргә уйлаган. Әмма аны кибет сакчысы туктатып өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев