Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск кызы сәгать сатам дип, мошенникка юлыккан

Интернет аша сату-алу иткәндә, бары тик сатып алучылар гына алдана дип әйтү - дөреслеккә бөтенләй туры килмәс иде. Ни дә булса сатырга теләп, белдерү бирүчеләрнең мошенникларга юлыгу очраклары шактый.

Шушы көннәрдә генә тагын бер лениногорскилы эчке эшләр бүлегенә, үзенең ялган сатып алучы корбаны булуы турында хәбәр иткән.

Полициягә мөрәҗәгать итүче 26 яшьлек кыз, популяр сайтта смарт-сәгать сату турында белдерү урнаштырган булган. Берничә көннән соң аңа,  әлеге тауарны сатып алырга ниятләүе турында, таныш булмаган берәүдән хәбәр килгән. Язышу барышында сатып алучы,  смарт-сәгатьне илтеп бирү сервисы аша рәсмиләштерергә тәкъдим иткән һәм  кыз ризалашкан.  Ул сатып алучы җибәргән сылтама буенча узып, үзенең банк картасының барлык реквизитларын да язып җибәргән.  Озак та үтми сәгать сатучының картасыннан акчалар билгесез исәпкә күчерелгән. Сатып алучы, тагы да күбрәккә өметләнептер, мөгаен, бераз вакыт сайттан югалмыйча торган, лениногрскилы кызны, бу техник хата  гына дип, тынычландырган. Тик эше пешми башлагач, элемтәгә керүдән туктаган.

Лениногорскилы  үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап, полиция бүлегенә шалтыраткан.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять Кодексы 158 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды. Зыян 2 мең сум тәшкил иткән.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге халыкны интернет аша сату- алу иткәндә аеруча уяу булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев