Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск наркоманын 10 елга колониягә озаттылар

Лениногорск суды үз өендә зур күләмдә наркотик матдәләр саклаучыны 10 елга ирегеннән мәхрүм итте.


Шушы көннәрдә суд гаепләнүче  Г. га карата җинаять эшен карады. Суд материалларыннан күренгәнчә, 35 яшьлек лениногорскилы Лениногорск территориясендә тарату өчен интернет кибет аша  зур күләмдә наркотик матдәләр сатып алган.

Лениногорск эчке эшләр хезмәтенең наркоконтроль бүлеге оператив-эзләү чаралары үткәргәндә Г.ның эзенә төшкән һәм аның законсыз эшчәнлеге полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Гаепләнүче тоткарланганда, аның үзе белән шактый күләмдә наркотик матдәләр булган. Соңрак өендә дә наркотиклар табылган.

Суд утырышында Г., җинаять кылуда гаепле булуын өлешчә генә таныган. Суд аны РФ Җинаять Кодексы  30 нчы маддәсе 3 өлеше, 281.1 маддәсе 4 өлешенең  “г” пунктында каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип тапкан.  Җинаять Кодексының бу маддәләре интернет челтәрен кулланып, зур күләмдә наркотик матдәләр сатарга карар иткән өчен җәза билгели.

Йомшартучы шартларны исәпкә алып, Г.суд тарафыннан 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Җәза срогын катгый режимлы колониядә үтү билгеләнә. Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев