Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск районы территориясендә "Бурычлы" операциясе бара

Лениногорск районы территориясендә 20 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр административ штраф түләүдән качып йөрүчеләрне ачыклау һәм административ җаваплылыкка тарту максатыннан, “Бурычлы” профилактик операциясе үткәрелә.


Хокук саклау органнары хезмәткәрләре кабат искә төшерә: РФ Административ хокук бозулар кодексының “Административ җаваплылыкны үтәүдән баш тарту” маддәсе буенча  60 көн эчендә штрафларын түләмәгән гражданнар  җаваплылыкка тартыла. Вакытында түләнмәгән очракта, штрафлар күләме ике мәртәбә арта, шулай ук төзәтү эшенә тарту һәм  15 тәүлеккә административ арест та каралган.  Тик болар берсе дә беренчел штрафны түләүдән азат итми, аны барыбер түләргә кирәк булачак.

Полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча булган штрафлар турында мәгълүматны ЮХИДИ идарәсендә (111нче кабинет), башка хокук бозулар буенча булган штрафлар турында мәгълүматны Лениногорск эчке эшләр бүлегенең (Агадуллин урамы, 20/1) административ практика бүлекчәсендә (107нче кабинет) алырга мөмкин дип искәртә.
Моннан тыш булган штрафлар турында мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) һәм Россия МВД Дәүләт автоинспекциясе сайтында (гибдд.рф) белергә мөмкин.

Күңелсез хәлләргә тарымас өчен административ штрафларны вакытында түләргә кирәк.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев