Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск районы кешесе Чирмешәндә берәүне ике тапкыр талаган

Лениногорск районы кешесе "унлы" җиңел машина хуҗасын ике тапкыр талаган һәм хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән, дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән" сайты. Беренче тапкыр карак Сәләй авылыннан булган машина йөртүчегә яз көне "бәйләнә": Түбән Чегодай авылы уңаендагы юл борылышында, көч куллану белән куркытып, зыян күрүченең автомашинасыннан кесә телефоны, тавыш көчәйткеч һәм...

Лениногорск районы кешесе "унлы" җиңел машина хуҗасын ике тапкыр талаган һәм хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән, дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән" сайты.
Беренче тапкыр карак Сәләй авылыннан булган машина йөртүчегә яз көне "бәйләнә": Түбән Чегодай авылы уңаендагы юл борылышында, көч куллану белән куркытып, зыян күрүченең автомашинасыннан кесә телефоны, тавыш көчәйткеч һәм сабвуфер урлый, моның белән ул 9 мең сумлык зыян китерә.
Ә инде август аенда Лениногорскилы элеккеге танышын район үзәк больницасы янындагы машиналар кую урынында очрата. Монысында вакланып тормый, шулай ук куркытып, сәләйленең ВАЗ-2110 автомобилен алып китә.
Шуның белән җинаятьченең криминаль "батырлыклары" тәмамланган. Урланганнарны хуҗасына кайтарып бирергә туры килә. Ә район суды аны сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм итә һәм 7000 сум күләмендә штраф түләтү турында карар чыгара.
Чыганак: nashcheremshan.ru
go.mail.ru/search_images?rf=go.mail.ru&sbmt фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев