Заман сулышы

Лениногорск районында “ялган” аракы алынган

"Алкоголь" операциясе кысаларында Лениногорскиның эчке эшләр бүлеге Лениногорск - Самара юлында тикшерү үткәргән. Самара өлкәсендә яшәүче ике ир-атның машинасында 316 шешә "ялган" коньяк һәм аракы, шулай ук 12 данә биш литрлы канистр белән спиртлы сыерлык тапканнар. Билгеле булганча, алар аны Самара өлкәсендә сатып алганнар һәм эре партия белән Татарстан Республикасында...

"Алкоголь" операциясе кысаларында Лениногорскиның эчке эшләр бүлеге Лениногорск - Самара юлында тикшерү үткәргән. Самара өлкәсендә яшәүче ике ир-атның машинасында 316 шешә "ялган" коньяк һәм аракы, шулай ук 12 данә биш литрлы канистр белән спиртлы сыерлык тапканнар.
Билгеле булганча, алар аны Самара өлкәсендә сатып алганнар һәм эре партия белән Татарстан Республикасында яшәүче шәхси затларга сатырга җыенганнар. Әлеге продукциянең документлары, сертификаты булмавы да ачыкланган. Ике ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: